Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов: Механизация институты биргән белем - безнең белемнәрнең нигезе ул
Татарстан Президенты институтны 70 еллыгы белән тәбрикләде.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институты оешуга 70 ел тулу уңаеннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов институтка килде. Ул үзе дә биредә укыган. «Бу институтта алган белемнәребез безнең төп белемнәр булып тора», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Президент лабораторияләрдә эшләп утыручы студентлар белән очрашты. «Инженер белеме алган кешенең потенциалы зур. Сез дөрес белгечлек сайлагансыз, бүгенге тормышта ул бик кирәк, конкуренциягә сәләтле», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Университет ректоры Айрат Вәлиев институтның үсеш тарихының тамырлары тирән булуын ассызыклады. «Ул республиканың 100 еллык тарихы һәм аграр университет тарихы белән бәйле», — диде.
«Безнең өчен дулкынландыргыч көн. Монда укыган кешеләрнең биредә, Ферма-2 территориясендә биш ел кызыклы тормышы үтте. Бүген инженер факультетының заман таләпләренә җавап бирүе сөендерә. Инженер кадрлар агросәнәгать комплексы өчен генә түгел. Әлеге мәктәпне тәмамлаган белгечләр бөтен илдә бар. Без институтыбыз белән горурланабыз. Бу институтта алган белемнәребез безнең төп белемнәр булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Татарстан Президенты үзе дә әлеге институтны 1978 елда тәмамлаганын искәртте.
Казан дәүләт аграр университетына 1922 елда Казан университетының урман факультеты һәм Политехник институтның авыл хуҗалыгы факультеты кушылу нәтиҗәсендә нигез салынган. Механизация институтында җиде кафедрада инженер кадрлар әзерләнә. Барлыгы 52 мөгаллим белем бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз