Рөстәм Миңнеханов Рас Әл-Хәйм туризм потенциалы белән танышты

Рас Әл-Хәйм Татарстан Президентына яңа перспектив проектлар турында сөйләде.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында бүген Рас Әл-Хәйм Әмирлеге Мәлиге Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыйми белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты республиканың икътисади һәм инвестицион куәтен, төбәктә тормышка ашырыла торган төп икътисади проектлар турында сөйләде һәм Галиҗанәп Шәйх Сауд бән Сакром Әл-Касыймины Татарстанга визит белән килергә чакырды.

Рас Әл-Хәйм, үз чиратында, төбәк үсешенең төп юнәлешләре, яңа перспектив проектлар турында сөйләде.

Рөстәм Миңнехановны шулай ук Әмирлекнең туризм потенциалы белән таныштырдылар, кунакханә фондын тәкъдир иттеләр, ясалма утраудагы “Әл-Мәрҗан” эре туризм үзәге турында сөйләделәр.

RAKEZ ирекле икътисади зонасында булганда Рөстәм Миңнехановка андагы салым һәм таможня преференцияләре турында мәгълүмат җиткерделәр.

Татарстан Президенты Әмирлек коллегаларына махсус икътисади зоналарны үстерү һәм аларның эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә алмашырга тәкъдим итте.