«Татмедиа» Миңнехановка басмаларны тарату буенча маркетплейслар эшен тәкъдим итте

Яңа алымнар 2021 елның беренче ярты елында журналлар сатуны 92 процентка җиткерергә ярдәм итте.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). «Татмедиа» акционарлык җәмгыяте онлайн-ритейл аша үзенең басма продукциясен тарату буенча актив эш алып бара. Россиядә иң зур маркетплейслар аша эш бөтен ил буенча татар телле аудиторияне үз эченә алырга мөмкинлек бирә. 

«Озон Волга» ҖЧҖ күпләп сату-бүлү үзәгенең беренче чираты ачылу вакытында медиахолдинг Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үз тәҗрибәсен тәкдим итте. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Быел без OZON, Wildberries, „Яндекс. Маркет“ һ.б. аша Россиянең төп маркетплейслары мәйданчыкларына кердек. Онлайн-мәйданчыклар безнең продукция өчен татарлар яшәгән Россия төбәкләренә уңайлы мөмкинлекләр тудыра. Алар татар матбугаты, газета, журналлар сатып алу мөмкинлеге ала», — диде Шамил Садыйков.

Медиаменеджер сүзләренчә, онлайн-ритейл белән эшләү «Татмедиа» продукциясен сатуның төп күрсәткечләрендә сизелерлек чагылыш тапты.

 «Без бу мәйданчыклар аша июльдән сата башладык. Һәм шунда ук бик зур ихтыяҗ булуы ачыкланды, шул исәптән Татарстаннан читтә дә — Башкортстан һәм Новосибирскидан алып Самарага, Мәскәүгә һәм безнең ил картасындагы башка нокталарга кадәр. Кешеләрнең берничә көн дәвамында безнең басмаларны алу мөмкинлеге барлыкка килде — бу безнең укучылар өчен уңайлылык һәм сервис өлкәсендә зур ыргылыш», — дип ассызыклады Шамил Садыйков.

Ахырда ул билгеләп үткәнчә, «Татмедиа» үсешендә узган ел фирма вендинг автоматлары челтәрен төзүдән башланган яңа алымнар 2021 елның беренче ярты елында журналлар сатуны 92 процентка җиткерергә ярдәм итте.