Миңнеханов Биектау районының Пермяки авылы йортларына газ тоташтыруда катнашты

«Йортта газ булу җылылык, уңайлылык һәм тотрыклылык хисе бирә», - дип билгеләп үтте ул.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районының Пермяки авылында торак йортларга газ тоташтыру тантанасында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Газ регулятор пункты 2019-2023 елларда ТР торак-коммуналь хуҗалыгын, сәнәгать һәм башка оешмаларны газга тоташтыру буенча төбәк программасы кысаларына тапшырылган. Объект тиешле сроктан бер ел алдан гамәлгә куелган.

Җир кишәрлекләре чикләренә кадәр 1000гә якын газүткәргеч төзелгән.

Рөстәм Миңнеханов челтәр газны торак йортларга тоташтыруны Пермяки авылы өчен зур вакыйга дип атады һәм газчыларга бүгенге көндә 944 йорт хуҗалыгының бушлай газ кертү мөмкинлегенә ия булуы өчен рәхмәтен белдерде.

ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, «Йортта газ булу — җылылык, уңайлылык һәм тотрыклылык хасил итә».

Россиядә шәхси йортларны газга түләүсез тоташтыру эшен 2023 елда тәмамлау каралган.

Россия Президенты Владимир Путин газ кертү социаль программасының башлануын 2021 елның 21 апрелендә Федераль Җыенга еллык юлламасында игълан итте.