Талия Миңнуллина яңадан Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләнде

Бу хактагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Талия Миңнуллинаны республика Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты.

«Миңнуллина Талия Илгиз кызын Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләргә», диелгән документта.

Талия Миңнуллина Казанда туган, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, Бөекбританиядә магистр программасы буенча һәм СКОЛКОВОда яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча белем алган.

2010–2014 елларда Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментында эшләгән. 2014 елның октябреннән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгын җитәкли.