news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Шадриковны яңадан Татарстан экология министры итеп билгеләделәр

Шадриков 2018 елдан бирле Республиканың экология һәм табигать ресурслары министры вазифасында эшли.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булып Александр Шадриков кала. Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Шадриков Александр Валерьевичны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100