ТР Президенты Госман Исхакыйны Ураза бәйрәме белән котлады

Минтимер Шәймиев Ураза бәйрәме уңаеннан иң күркәм теләкләр җибәрде.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, Мөфти Госман хәзрәт Исхаковка изге Ураза бәйрәме уңаеннан котлау һәм иң күркәм теләкләр җибәрде.

Президент телеграммасында болай диелгән: “Әлеге бәйрәм һәрберебезнең уй-ниятләре иманга, игелек һәм миһербанлылыкка омтылу белән сугарылган, барлык мөселманнар өчен изге Рамазан аеның тәмамлануын белдерә. Бу бәрәкәтле чорда кылган хезмәтләребез тормыш ямен тагын да тирәнрәк тоярга ярдәм итсен, кешеләр иминлеген кайгыртып, туган җиребез чәчәк атсын өчен лаеклы гамәлләр кылуга һәм зур казанышларга җилкендерсен.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызда тынычлыкны һәм диннәр арасындагы татулыкны ныгытуга киләчәктә дә зур тырышлык куяр, яшьләребезне халкыбызның матур рухи-әхлакый традицияләрендә тәрбияләүгә булышлык итәр дип ышанам.

Ураза бәйрәме һәр йортка, һәр гаиләгә мәхәббәт, игелек һәм бәхет алып килсен!”