Төркиянең Тышкы эшләр министры татарстанлыларны Республика көне белән котлады

Мәүлет Чавушоглу Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеге Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертә дип ышаныч белдерде.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу республика җитәкчелеген һәм халкын Татарстан көне белән котлады. Котлау Татарстан Президенты порталына урнаштырылган.

Ведомство башлыгы "Төркия һәм Татарстан мөнәсәбәтләрендә башкарылган эштән канәгать" булуын белдергән. 

“Безнең хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләрен ныгытуга әһәмиятле өлеш кертәчәгенә һәм киләчәктә тагын да ныграк үсәчәгенә чын күңелемнән ышанам”, - дигән Мәүлет Чавушоглу телеграммада. Шулай ук Татарстан халкына иминлек һәм уңышлар теләгән.