Төркия Президенты Татарстан халкын Республика Көне белән котлады

Эрдоган тарихи һәм тугандаш мөнәсәбәтләргә нигезләнгән Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеге киләчәктә дә үсәр дигән ышаныч белдерде.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”). Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан җитәкчелеген һәм халкын Республика көне белән тәбрикләде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Борынгы тарихи һәм ныклы тугандаш элемтәләргә нигезләнгән безнең хезмәттәшлек Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең әһәмиятле өлеше булып тора”, - диелгән Казан Кремленә җибәрелгән котлау телеграммасында.

Эрдоган Төркия һәм Татарстан арасындагы хезмәттәшлек, бигрәк тә икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге элемтәләр киләчәктә дә үсәр дигән ышаныч белдерде.

“Сезгә һәм тугандаш Татарстан халкына иминлек һәм уңышлар телим”, - диде Төркия Президенты.