Рөстәм Миңнеханов Гарәб ат чабышлары бөтендөнья фестивале җитәкчелеге белән очрашты

ТР Президенты Казан ипподромында форумның башкаручы директоры белән очрашты

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Президент Рөстәм Миңнеханов Гарәб ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты.

Савая шулай ук Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе дә санала, дип хәбәр итте республика Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан башлыгы һәм Лара Савая ат үрчетү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм ат чабышлары индустриясен үстерү буенча перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштылар.