Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов ЮНЕСКО комитетына Казанда 45нче сессияне уздыру хөрмәтенә рәхмәт белдерде
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев видеоэлемтә режимында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясендә катнашты.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев видеоэлемтә режимында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44нче сессиясендә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты әгъзаларына Россиядә, Татарстанда, меңьеллык Казанда 45нче сессияне үткәрү турында бердәм карар кабул иткән өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез», - диде Миңнеханов.
Татарстан Президенты булачак сессиянең уңышлы эшен оештыру өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылачак, шул исәптән тору иминлеге дә, дип вәгъдә итте.
«Татарстанның кунакчыл җире уникаль табигате, искиткеч тарихи-архитектура һәйкәлләре, бай мәдәни мирасы һәм үзенчәлекле гореф- гадәтләре белән барлык катнашучыларны һәм кунакларны ачык йөз белән каршы алачак», - дип искәртте республика лидеры.
2019 елда Казанга сәфәре өчен ул оешманың генераль директоры Одре Азулага аерым рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45нче юбилей сессиясе узачак. Бүген сессия рәисен сайладылар, ул - Россиянең ЮНЕСКО каршындагы даими вәкиле Александр Кузнецов. «2012 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе Санкт-Петербургта узды. Һәм менә 10 елдан соң без сезне түземсезлек белән Казанда көтәбез», — диде Кузнецов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз