news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Казан һәм районнар арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк

Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган «Татарстан Республикасы агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү» фәнни-проект семинарында катнашты.

Миңнеханов: Казан һәм районнар арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан һәм шәһәргә якын районнар арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында узган «Татарстан Республикасы агломерацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын үстерү» фәнни-проект семинарында әйтте.

«Нинди дә булса сәнәгать зоналары булдырмыйча, торак төзү генә дөрес түгел. Менә шушы мәсьәләләрне карау мөһим. Мәсәлән, Казан белән Яшел Үзән арасында көчле сәнәгать зоналары булдырырга кирәк, — диде ТР Президенты. — Без хәзер аңладык, бөкеләр, җирле халыкның канәгатьсезлеге шуннан. Барысы да шәһәргә күчә, чөнки шәһәр читендә эш урыннары юк».

Республика башлыгы фикеренчә, «әгәр район үз-үзен тәэмин итә алмый икән», җирле халык шулай ук үз территориясендә түгел, ә аннан читтә эш эзләячәк.

«Торак төзедек, кайбер транспорт мәсьәләләрен хәл иттек, ә кешеләр кайда эшләячәк? Барысы да шәһәргә йөриячәкме? Без Япониядә булдык, анда биш тартып тору ноктасы бар. Безгә дә мондый әйберләрне исәпкә алырга кирәктер, мөгаен. Очып китү трассалары да, ике катлы юллар да безне коткармаячак. Безнең периферияләрдә кешеләр калмаячак, барысы да агломерация үзәгенә җыелачак. Бу бик зур хата», — дип искәртте Миңнеханов.

ТР Президенты агломерацияләрне үстерү темасы бик мөһим булуын әйтте. «Бу бик зур эш. Бүген безнең агломерацияләрдә нәрсә булуын белүдән башларга кирәк. Файдаланылмый торган зоналарны карарга һәм нидер планлаштырганчы, ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген белү өчен, йомшак урыннарны билгеләргә кирәк», — дип өстәде ул.

Республика башлыгы сүзләренә караганда, торак төзегәндә үк социаль инфраструктура булдыру мөһим. «Төзергә, әмма социаль киеренкелек тудырмаска кирәк», — дип искәртте ул. Рөстәм Миңнеханов шулай ук агломерация белән идарә итү системасы булырга тиеш дип саный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100