Рөстәм Нигъмәтуллин Джокьякарта губернаторы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы ТР Хөкүмәте йортында Индонезия делегациясен кабул итте.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин Индонезия Республикасының Джокьякарта махсус округы губернаторы Солтан Хаменгкубувоно белән очрашу вакытында сәүдә әйләнешен үстерү, туризм һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Индонезия коллегаларын сәламләп, Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанга сәфәр уңышлы һәм озак вакытка исәпләнгән хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирәчәк дигән ышаныч белдерде. «Без сезнең ил белән номенклатура һәм сәүдә күләмнәренең киңәюенә карата кызыксыну белдерәбез. 2018 ел нәтиҗәләре буенча яклар арасында тышкы сәүдә әйләнеше 46,2 миллион АКШ доллары тәшкил итте», - диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

ТР Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы кыскача гына төбәктәге социаль-икътисади хәл хакында сөйләде. Татарстанда нефть табыла һәм эшкәртелә, нефть химиясе үсеш алган, автомобильләр, вертолетлар, самолетлар, суднолар, машина төзү продукциясе җитештерелә. Моннан тыш бүгенге көндә Татарстан үзендә эшләнгән сәнәгать товарларының 50 проценттан артыгын чит илләргә чыгара.

«Татарстан Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгый яктан нык үскән төбәкләреннән берсе буларак илләребез арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне киңәйтүдә бәйләүче чылбыр булырга әзер», - дип искәртте Рөстәм Нигъмәтуллин.