Кичә Татарстан Президенты Теләче районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта булды

Рөстәм Мөхәммәтшинның Баландыш авылында 0,29 гектар җире, 10 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән өч сыеры бар

(Теләче районы, 30 июль, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Теләче районы Баландыш авылында Рөстәм Мөхәммәтшинның шәхси ярдәмче хуҗалыгын карады.
Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Илдар Низамов озатып йөрде.
Корылык шартларында Татарстанда шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә җитди игътибар бирәләр. Кичә республика башлыгы Теләче районындагы торак пунктларның берсенә шәхси хуҗалыкларның хәле белән танышырга килде.
Рөстәм Мөхәммәтшинның Баландыш авылында 0,29 гектар җире, 10 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән өч сыеры бар. Хатыны Гөлсинә белән бергә алар тагын сарык, үрдәк, каз һәм чеби асрыйлар.
Хуҗаның сүзләренә караганда, аның эш көне иртәнге дүртенче яртыда башлана. Мөхәммәтшиннар гаиләсе үз авылларындагы шәхси хуҗалыклардан гына түгел, күрше торак пунктлардан да сөт җыя һәм аны җирле сөт заводына тапшыра. Рөстәм Мөхәммәтшин сүзләренчә, җыела торган сөтнең күләме берникадәр азайса да, Баландыш авылында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелми. Сүз уңаеннан, 2009 елда “Мөхәммәтшин Р.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 413 мең сум тәшкил иткән.
Журналистлар белән әңгәмәсендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агробизнесны үстерү бүлеге башлыгы Рөстәм Гарифуллин билгеләп үткәнчә, республикада ашлык запасы җитәрлек. Әгәр кайсы да булса бер районда ашлык җитмәсә, башка районнар ашлык белән ярдәм итәчәк, дип хәбәр итте ул.
Мөхәммәтшиннарның хуҗалыгы белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов фермерның кышка терлек азыгы җитү-җитмәве белән кызыксынды. Моңа Рөстәм Мөхәммәтшин уңай җавап бирде. Көчле корылык шартларында шәхси хуҗалыкларга биреләчәк 2 мең сум акча да аның өчен өстәмә ярдәм булачак.
Проблемалар хакында сөйләгәндә, Рөстәм Мөхәммәтшин Президентның сөт ташый торган машина сатып алуда ярдәм итүен үтенде. Республика башлыгы әлеге мәсьәләне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына хәл итәргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук авылдагы башка фермерлар һәм халык белән аралашты.
Татарстан Президенты гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә биргән интервьюсында тагын бер тапкыр билгеләп үткәнчә, корылык шартларында төп бурычларның берсе – терлекләрнең баш санын саклау. Аның сүзләренә караганда, терлекләрнең саны кимер дигән хәвефләнү бар. “Әмма эш яхшы оештырылган урыннарда мондый шик юк”, - диде ул.
Шәхси хуҗалыкларга турыдан-туры булышлык итү хакында сөйләгәндә, Татарстан башлыгы ярдәм күрсәтүнең башка формалары мәсьәләләрне федераль дәрәҗәдә хәл итүдән чыгып каралачак, дип билгеләп үтте. Шуның белән бергә ул хуҗалыклар үзләре дә читтән терлек азыгы алып кайтып һәм аны транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча халыкка сатып, проблеманы хәл итәргә тырыша, дип ассызыклады.