Рөстәм Миңнеханов: “Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге тәҗрибәсе кызыклы”

Очрашу Ирландия "Enterprise Ireland" (EI) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды

 (Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Ирландиягә визит кысаларындагы очрашулар безгә дә, шулай ук безнең Ирландия хезмәттәшләребезгә дә файдалы булачак, һәм безнең мөнәсәбәтләрне ныгытачагына ышанам - бүген бу хакта Дублинда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашу Ирландия "Enterprise Ireland" (EI) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының сөйләшүләр алып бару залында узды.

Рөстәм Миңнеханов Ирландия һәм Россиянең Ирландиядәге Илчелеге җитәкчелегенә бу визитны оештырган һәм Татарстан Республикасы делегациясе өчен бай программа әзерләнгән өчен рәхмәт белдерде.

Ирландия – бик тиз үсүче ил һәм монда безгә өйрәнер нәрсәләр күп, диде Рөстәм Миңнеханов, безгә Ирландиянең инновацияләр өлкәсендәге, стартаплар булдыру һәм үстерү һәм башка мәсьәләләрдәге тәҗрибәсе кызыклы. Татарстан Республикасы лидеры билгеләп үткәнчә, Татарстан белгечләре Ирландиянең соңгы 30 елдагы тәҗрибәсен өйрәнделәр, бу чорда ил зур үзгәрешләр кичергән. Ирландия чынлап торып инновацион илгә әверелгән, бу юл безнең өчен бик кызыклы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең күп кенә кызыклы, үзара файдалы проектларыбыз булырга мөмкин, – диде Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. – Һәм без бер-беребезгә файдалы булырга мөмкин. Бүген без инновацион проектларыбызны гамәлгә ашыру өчен, шулай ук, Ирландия белгечләре туплаган гыйлемнәрне һәм компетенцияләрне җыюда партнерлар эзлибез».

Рөстәм Миңнеханов  Татарстан Республикасының икътисадый һәм инновацион потенциалы турында кыскача гына сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, икътисадның нигезен нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тәшкил итә, әмма бүген Татарстан IТ өлкәне үстерүгә, био- һәм нанотехнологияләргә йөз тота. Бездә Россиянең мәгълүмат технологияләре үзәге – Иннополис инновацион шәһәре булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Уайт әфәндене Татарстан Республикасына килергә чакырды. «Сезне республикабызда күреп, шат булачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Инновацион инфраструктура булдыру өлкәсендәге эшләнмәләребезне күрсәтергә әзербез һәм хезмәттәшлеккә өметләнәбез».

Үз чиратында, Алекс Уайт  "Enterprise Ireland" (EI) эшкуарлыкны үстерү буенча дәүләт агентлыгының эшчәнлеге турында, Ирландия Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелүче ярдәм турында кыскача гына сөйләде. Аның сүзләренчә, инновацияләрне үстерү өчен ике момент мөһим – бу инновацион инфраструктура булдыру һәм аңа ярдәм, икенчесе – Интернет челтәре белән мөмкин кадәр тәэмин итү.

Татарстандагы киң полосалы интернет , халыкка электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, электрон документлар әйләнеше турында очрашу барышында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җентекләп сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.