Краснодар краен Татарстан икътисады, “Электрон Хөкүмәт”е, социаль карталары кызыксындыра

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга эш сәфәре белән килгән Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанга эш сәфәре белән килгән Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

ТР Президенты резиденциясендә булган сөйләшүдән соң журналистларның сорауларына җавабында губернатор, мин инде сезнең республикага 3 нче тапкыр килүем һәм бирегә килү миңа ошап китте: Казанга килгән саен үзгәрешләр табам, шәһәр үсә, шул исәптән инфраструктурасы да, гомумән, карар нәрсә биредә күп, өйрәнер өлкәләр дә, диде.

Аның сүзләренчә, күп санлы делегация составында Краснодар краеның барлык муниципаль берәмлекләре, министрлыклары һәм ведомстволары, департамент һәм идарәләр җитәкчеләре килгән. “Барыннан да элек, Татарстан икътисады, “Электрон Хөкүмәт”е һәм социаль карталары кызыксындыра”, - диде А.Ткачев. Россиядә яңа кертелгән әлеге мөмкинлекләрне ул бөтен икътисадны этәргеч фактор дип атады, моны кешеләргә Хөкүмәт, түрәләр белән киртәләрсез аралашуда ярдәм итәчәк әһәмиятле чара буларак билгеләп үтте һәм, техник әзерлек 90 процент чамасы булганга, 1 ел эчендә үзләрендә аны эшләтеп җибәрергә вәгъдәләде. “Монысын башкарып чыгып, Россия Федерациясе буенча бу өлкәдә дә беренче “өчлек”тә булырбыз дип уйлыйм. Шуның өчен республикадан оештыру мәсьәләләрендә тәҗрибә кирәк”, - дип, губернатор бүген көн дәвамында Универсиада авылы, спорт объектларында һәм IT-паркта булып, белгечләр һәм җитәкче даирәләр белән якыннан аралашуларын, аларның исә сорауларга бик теләп җавап бирүләрен, хәтта серләрен ачып, яңалыклары белән уртаклашуларын белдерде. Боларны күреп-ишетеп кайтып, Татарстан тәҗрибәсен үзебезнең Кубаньда да, һичшиксез, кулланачакбыз, җитмәсә, Татарстан башкаласында булачак Универсиадага һәм үзебездә Сочи Олимпиадасына әзерлек буенча без тугандашлар хәзер, дип искәртте ул.

Краснодар крае – Россия регионнары арасында заман мөмкинлекләре буенча иң алга киткән төбәк, Татарстан өчен дә анда уңай тәҗрибә күп, соңгы елларда инвестицияләр җәлеп итүдә уңышлары зур һәм өлге итеп алырлык үрнәк бар, дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. “Чыннан да, Татарстан белән Краснодар краеның уртак яклары күп, мәсәлән, дөньякүләм спорт уеннарына объектларны төзү бер эш булса, аларны уеннар тәмамлангач та эшләтергә кирәк, аннары, беркем дә Казанга да, Сочига да үзе килми, ә боларны урыннарда оештыру зарур һәм моның өчен шактый тырышлык, оештыра белү кирәк”, - дип, Президент бүгеннән үк әзерлек эшләре башларга кирәклеген искәртте. Болардан тыш, ике арада сәүдә һәм мәдәни өлкәләрдә элемтәләр урнаштыруга ихтыяҗ бар, ә инде авыл хуҗалыгы буенча Краснодар беренче урында санала. Бүген алар Татарстанга тәҗрибә өйрәнергә килсә, без исә иртәгә үзебезнең республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген яхшыртырга өйрәнеп кайтырбыз, диде Президент.

“Татарстанны корылык бәласе басканны беләбез, борчуларыгызны уртаклашабыз, чөнки җир эшкәртү һәм иген үстерү, авыл хуҗалыгы эшләрен алып баруның нинди четерекле эш икәнен яхшы аңлыйбыз һәм республикада иген уңышы буенча, терлек азыгы әзерләүдә, терлекчелектә, гомумән, ахыр чиктә икътисади югалтулар буласын күзаллыйбыз”, - диде А.Ткачев. Бәхеткә, Кубаньда яңгырлар ява, Идел буендагы корылык хәлләрен телевизор аша котыбыз алынып күзәтәбез, дип, якын арада сездә дә яңгырлар яусын, дип теләде ул.

Сездә яңгыр ява икән, иген булачак дигән сүз, димәк, мөрәҗәгать итәр урын бар – монысы исә безне куандыра, диде Р.Миңнеханов әлеге очрашуда.