А.Ткачев: "Краснодар крае IT өлкәсендә Татарстан ирешкән уңышларга омтылырга тиеш”

Бүген Краснодар крае делегациясе IT-паркында булды, анда республиканың бу өлкәдә ирешкән уңышлары белән танышты
(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Михаил Миронов). Краснодар крае җитәкчелеге дәүләт идарәсендә IT-технологияләр кертү буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга планлаштыра. Бу хакта бүген Кубань губернаторы Александр Ткачев Татарстан башкаласында IT-паркта белдерде. Краснодар краеның министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләрен ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров озатып йөрде.
Николай Никифоров дәүләт идарәсендә мәгълүмат технологияләрен кертү өлкәсендә Татарстан ирешкән уңышларны тәкъдим итте. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры электрон документ әйләнеше системасы, хәзерге вакытта республика буенча 12 мең оешма эшләве хакында сөйләде. “Электрон Хөкүмәт”не үстерү өстендә эшләүчеләр инфраструктура концентрациясе һәм унификациясе принцибы буенча эш иттеләр, дип ассызыклады Николай Никифоров. Аерым алганда, министрлык, ведомство, муниципаль берәмлекләрнең, төрле тематик порталлар шундый принцип буенча ясалды.
Николай Никифоров сүзләренчә, “Электрон Хөкүмәт”нең төп бурычы Интернет челтәре аша электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтүдән гыйбарәт. Хәзер Татарстанда 6 электрон дәүләт хезмәте эшли, аерым алганда, ЮХИДИ штрафларын Интернет аша түләргә мөмкин.
Татарстанда халыкның яртысы гына Интернет белән эшли. Республикада электрон дәүләт хезмәтләре белән күпчелек куллана алсын өчен инфоматлар - махсус терминаллар урнаштырылды. Алар ярдәмендә компьютердан кулланырга теләмәгән һәм эшли белмәгән кешеләр өчен дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителә.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында инфоматлар электрон рәвештә әлегә компьютердан кулланучылар файдалана алмаган күп төрле дәүләт хезмәтләре тәкъдим итә диде. “Тиздән бу хезмәтләрдән компьютерда эшләүчеләр һәм Интернеттан файдаланучылар да куллана алачак”, - дип вәгъдә итте И.Халиков.
Николай Никифоров сүзләренчә, моның өчен Татарстан Башкортстан, Әстерхан өлкәсе белән бергә “Саклык банкы” химаясында “Гражданин электрон картасы” эшләнелә. Хәзерге вакытта Татарстан ике сынау төбәге белән бердәм стандартлар турында килешүләр алып бара, бу эшне ноябрьдә төгәлләү планлаштырыла, аннары карталар чыгарылачак, диде Н.Никифоров. “Карта хуҗаларына тәкъдим итәрлек хезмәтләр бар инде”, - дип ассызыклады министр.
Шулай ук вице-премьер "ГЛОНАСС+112", "Электрон сәламәтлек саклау", "Электрон мәгариф" һәм "Электрон төбәк" проектлары турында сөйләде. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Краснодар краен бу проектларны федераль дәрәҗәдә бергәләп гамәлгә куярга чакырды.
Дәүләт заказы агентлыгының генераль директоры Яков Геллер кунаклар алдында электрон сатып алулар системасы темасына багышланган доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, электрон дәүләт сатып алулары дәүләткә үз продукциясен тиешле кагыйдәләр буенча сатарга мөмкинлек бирә.
Краснодар крае губернаторы Александр Ткачевта Казан IT-паркында күргәннәре тәэсир калдырган. “Сез барыгыз да биредәге уңышларны күрүегез һәм безнен киләчәктә ничек яшәячәкне белүегез мөһим”, - дип мөрәжәгать итте делегация әгъзаларына. Бу технологияләр күп проблемаларны хәл итәргә, төбәкнең инновацион җәлеп итүчәнлеген сизелерлек күтәрергә булышачак”, - диде губернатор.
“Кызганычка каршы, Краснодарда, бөтен Кубаньда да мондый нәрсә юк, - дип белдерде Александр Ткачев. – Әйе, Татарстан бу өлкәдә лидер һәм безгә дә мондый уңышка ирешергә омтылырга кирәк.”
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында Краснодар крае хезмәттәшләренә ярдәм итәргә вәгъдә итте.