ТР Президенты Идел буе федераль округы Советы утырышында катнаша

Бүген Сарытауда Идел буе федераль округы Советы утырышы уза
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Бүген Сарытауда Идел буе федераль округы Советы утырышы уза. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнаша.
Утырышта Идел буе федераль округы төбәкләрендә муниципаль үсешнең барышы, төбәк ашлык берлекләрен оештыру, Идел буе федераль округында ашлыкны биржада сатуны үстерү турындагы мәсьәләләр каралачак, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиленең рәсми сайты.
Совет утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрә. Утырышта федерациянең Идел буе округындагы субъектлары җитәкчеләре, РФ Президенты вәкаләтле вәкиленең Идел буе федераль округындагы аппараты вәкилләре, Идел буе федераль округы төбәкләренең баш федераль инспекторлары катнаша.