news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метшин Миңнехановның яңа президентлык срогына тәкъдим ителүен хуплады

Шәһәр башлыгы Татарстан Президентының республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). Казан мэры Илсур Метшин Татарстан җитәкчесенең республикада узачак президент сайлауларында катнашу карарын хуплады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Татарстан башкаласында булган барлык мөһим вакыйгалар, барлык казанышлар Президент Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеме белән бәйле», — диде шәһәр башлыгы.

Метшин Рөстәм Миңнехановның республика үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Без һәрвакыт безнең омтылышны югары күтәрергә тырышабыз. Әмма 10 ел элек бу чорда тормышка ашырылган программалар турында хыяллана да алмадык. Бу моңарчы күрелмәгән президент программалары, аларның күпчелегенә Идел буенда да, Россиянең башка төбәкләрендә тиңнәр юк», — диде ул.

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашты һәм җәмәгатьчелек белән әңгәмә вакытында яңа срокка тәкъдим ителергә әзер булуы турында сөйләде.

Элегрәк онлайн-очрашу вакытында дәүләт башлыгы Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановның республика җитәкчесе сайлауларында тәкъдим ителүен хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100