Татарстанның 14 марафончысы Универсиада уздыруга теләктәшлек йөзеннән 4 мең чакрым узды

2013 елда Татарстан башкаласында Универсиада уздыруга теләктәшлек йөзеннән булган “Казан-Брюссель” марафоны финишка килде.
(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Казанда 2013 елгы Универсиадага теләктәшлек йөзеннән марафон уздырып, без студентлар спортын пропагандалауны сүздә генә түгел, ә гамәлләребез ярдәмендә башкарудан гыйбарәт күркәм традициягә башлангыч салганбыздыр, мөгаен. Бу хакта кичә кич Брюссельдә FISU штаб-фатиры бинасы янында, “Казан - Брюссель” марафоны финишыннан соң, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Искәртеп үтәбез, Казанда 2013 елда Универсиада үткәрүгә теләктәшлек йөзеннән уздырылган марафон 9 май көнне Татарстан башкаласында старт алды, өч атнада марафонда катнашучылар 4 мең чакрым юл узды, аларның маршруты 5 ил (Россия, Белоруссия, Польша, Германия, Бельгия) аша үтте.
“Без Универсиада-2013не үткәрү хокукына кандидат шәһәр буларак Казанга теләктәшлек йөзеннән ниндидер үзенчәлекле әйбер эшләргә теләдек, һәм без моңа ирештек тә, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Кандидат шәһәргә ярдәм йөзеннән мондый марафонның булганы юк әле. “Казан - Брюссель” марафонында катнашучылар йөгереп кенә калмады, алар студентлар спортын, Казанны пропагандалады”.

ТР Премьер-информ шулай ук спортчыларның, шул исәптән Татарстан вузлары студентлары һәм профессиональ йөгерешчеләрнең йөгереп кенә калмыйча, Казан һәм Универсиаданы-2013не нәкъ менә безнең шәһәрдә уздыру файдасына 90 меңнән артык имза җыюын искәртте.
“Казанда 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә теләктәшлек йөзеннән марафончылар җыйган 90 меңнән артык имза – буш сүзләр түгел, һәр имза артында реаль кеше тора. Мин Россия һәм Казан 31 май көнне тәкъдир итүдә лаеклы чыгыш ясап, җәйге Универсиада-2013не үткәрү хокукын яулар дип ышанам”, - дип белдерде Татарстан Премьер-министры.
Аның фикеренчә, студентлар спортын пропагандалау һәркем максималь катнашырлык менә шушындый акцияләр ярдәмендә башкарылырга тиеш.

“Алдан гоманлыйсым килми, әмма Казанда Универсиада уздыру безгә бу зур чараны кабул итүгә әзер шәһәрне, яңа төзелгән спорт объектларын бирәчәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Спорт кешеләрне берләштерә, бу - билгеле бер яшәү рәвеше. Моның кебек эре чараларны пропагандалау безгә кешеләрнең аңын үзгәртергә ярдәм итәчәк”.
Моннан тыш, Казан җиңү яулаган һәм Универсиада уздырган очракта, республика башкаласы бөтен дөньяга танылачак, дип ышана Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

Марафончылар Казанда 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә теләктәшлек йөзеннән җыелган барлык имзаларны FISU президенты Джон Киллианның кулына шәхсән тапшырды.

ТР Премьер-министры FISU җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның марафонда өч атна түгел, ә бәлки инде өч ел йөгерүен, һәм бу юлы безнең җиңәргә тиешлекне искәртте, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.