Рөстәм Миңнеханов: Предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен шәхсән җавап бирә

ТР Президенты предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Предприятие җитәкчеләре үз хезмәткәрләре өчен шәхсән җавап бирә, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә. Чара республиканың барлык муниципаль берәмлекләре катнашында видеоконференция элемтәсе режимында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларның барысын да якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлап, пандемия шартларында гражданнарның социаль-хезмәт хокукларын саклау темасының аерым әһәмияткә ия икәнлеген искәртте. Ул барлык предприятиеләр тарафыннан коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча Роспотребнадзор таләпләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искәртте.

«Инфекция чыганаклары барлыкка килүгә бәйле аяныч тәҗрибә күзгә ташлана. Бу – без кайдадыр эшләп җиткермибез дигән сүз. Иң мөһиме – кешеләрнең сәламәтлеге. Биредә ваемсызлыкка юл куярга ярамый», - дип белдерде Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, ел башыннан алып республикада теркәлгән эшсезләр саны 2,5 тапкыр арткан һәм бүгенге көндә 28 меңгә җиткән. «Зыян күргән тармак предприятиеләренең хезмәт хакы түләү өчен оператив төстә процентсыз кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш. Кредит каникуллары һәм ташламалы кредитлар рәвешендәге чаралар пакеты кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук система хасил итүче предприятиеләргә карата кулланыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү максатыннан Россия Хөкүмәтенә әлеге категориягә караган гражданнарга эшсезлек буенча пособиеләр түләү тәкъдиме белән хат юлланган.

ТР Президенты сүзләренчә, муниципалитет башлыкларына предприятиеләрнең хезмәт коллективларын саклау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Хезмәткәрләр эш хакын үз вакытында һәм тулысынча алырга тиеш.