Миңнеханов «Казангоргаз» эксплуатация идарәсе авария-диспетчерлык эше белән танышты

ТР Президенты республиканың муниципаль берәмлекләрендә урнашкан «Газпром трансгаз Казан» территориаль бүлекчәләре белән видеоконференция элемтә режимында селектор киңәшмәсендә катнашты.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең иң эре структур бүлекчәләреннән берсе булган «Казангоргаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе авария-диспетчерлык хезмәте эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов газ хезмәтенең аварияне бетерү бригадаларының махсус техникасын карады, газчыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү белән танышты, шулай ук авария-диспетчерлык үзәгендә булды.

Аннары Татарстан Президенты республиканың муниципаль берәмлекләрендә урнашкан «Газпром трансгаз Казан» территориаль бүлекчәләре белән видеоконференция элемтә режимында селектор киңәшмәсендә катнашты.