Татарстан парламентарийлары өмәгә чыкты

Лядской бакчасыннан ике “КАМАЗ” чүп-чар һәм коелган яфрак чыгарылды

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). ТР Дәүләт Советы депутатлары, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре өчен язны гомумшәһәр өмәсе белән Лядской бакчасында каршылау күркәм традициягә әверелде.
Бакчада “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының төбәк советы рәисе Валентина Липужина һәм “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин тәртип урнаштырды.
“Бу без яши торган шәһәр. Без аның чиста булуын телибез. Мин һәр кеше, кайда яшәвенә карамастан – кечкенә авылда яки зур шәһәрдәме - аларга үзенең туган йорты кебек карарга, аларда тәртип урнаштырырга тиеш дип саныйм. Кыштан соң бу аеруча актуаль төс ала”, - дип ассызыклады Римма Ратникова.
Өмәдә балалар да катнашты.
“Әлеге паркны кыштан соң өелеп калган чүп-чардан арындыру күркәм традициягә әверелде. Бүген миңа үз сафларыбызда яшь буынны күрү аеруча куанычлы. Күпләр гаиләләре, балалары белән килгән, бу бик яхшы. Балалар кече яшьтән үк үз йортларын сакларга һәм табигатьне кайгыртырга өйрәнеп үсә бит”, - диде, үз чиратында, Виктор Бударин.
Ул хәбәр иткәнчә, апрель башында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге барлык сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмаларга, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, профсоюз оешмаларына, мәктәп укучылары һәм студентларга, республика халкына шәһәр һәм районнарны тәртипкә китерү буенча традицион язгы айлыкта актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать иткән.
Бүген Лядской бакчасыннан ике “КАМАЗ” чүп-чар һәм коелган яфрак чыгарылды.