ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

“Соңгы ун ел эчендә Беренче май бәйрәмен, мөгаен, беренче тапкыр Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләре элеккечә куандырмаган вәзгыятьтә каршылыйбыз”, - диелә тәбрикнамәдә

(Казан,30 апрель, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады.

“Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Соңгы ун ел эчендә Беренче май бәйрәмен, мөгаен, беренче тапкыр Татарстанның социаль-икътисадый күрсәткечләре элеккечә куандырмаган вәзгыятьтә каршылыйбыз. Бу дөньякүләм икътисадый кризис китереп чыгарган объектив сәбәпләргә бәйле. Шуңа да карамастан, без халык хуҗалыгының кайбер тармакларында ирешелгән уңышларны саклап кала алдык. Республикада торак төзелеше дәвам итә. Ит һәм сөт җитештерү күләмнәре артты. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында инфляция Татарстанда элеккечә иң түбән темпны тәшкил итә”, - диелә котлауда.

“Республикада, социаль-икътисадый хәлне савыктыру өчен, кризиска каршы масштаблы программа әзерләнде һәм гамәлгә ашырыла. Ул сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, бюджет өлкәсе өчен эш урыннары булдыруны, эшкуарларның кайбер категорияләренә салым киметүне күздә тота. Кече һәм урта бизнес субъектларына өстәмә финанс ташламалары бирү максатында, ике закон проектын эшләү төгәлләнеп килә. Ә бу, үз чиратында, предприятиеләрнең үзләрен дә, эш урыннарын да саклап калырга, җитештерү һәм төзелеш тармаклары үсешен кызыксындырырга мөмкинлек бирәчәк. Кризиска каршы сәясәтне без дәүләтнең масштаблы инвестицияләренә, аерым алганда, социаль ипотека һәм торак фондын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруга, транспорт инфраструктурасын үстерүгә һәм аграр секторны ныгытуга юнәлдерәбез”, - дип белдерә спикер.

“Хөрмәтле ватандашлар! Без сезнең белән бүгенге кыенлыклар алдында югалып калмадык. Республика элеккечә үсешкә омтыла. Без, бергәләшеп, дөнья кризисының "хәтәр маршрутын" лаеклы үтәрбез, аннан чыныгып һәм көч туплап чыгарбыз дип ышанам. Безнең һәркайсыбыз Татарстанда башкарылган изге эшләр белән һәм киләчәк буын каршында тарихта калган эзләр белән горурлана ала.

Сезгә исәнлек-саулык, иминлек һәм һәрчак уңышлар гына телим”, - диелә тәбрикнамәдә.