Кремльдә РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов училищесын булдыру мәсьәләсе каралды

М.Шәймиев курсантларны җыйганда ныклап эшләргә кирәк дигән теләк белдерде
(Казан, 30 апрель, “Татар–информ”). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кадрлар белән тәэмин итү башлыгы милиция генерал–лейтенанты Владимир Кикот белән очрашты.
Очрашуда РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга Суворов училищесын булдыру мәсьәләсе хакында фикер алышынды, ул быелның сентябрендә курсантларны кабул итәргә тиеш. Әлеге уку йортын оештыру инициаторы буларак, М.Шәймиев курсантларны җыйганда ныклап эшләргә кирәк дигән теләк белдерде.
“Безгә шунысы аеруча мөһим, яңа уку йорты егетләрне милиция органнарында хезмәт итәргә әзерләячәк, һәм бу аларның язмышы өчен зур җаваплылык өсти”, – дип ассызыклады ул.
Очрашуда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры милиция генерал–лейтенанты Әсгать Сәфәров катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.