Илдар Халиков спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саныннан канәгать түгел

Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләндерерлек күрсәткеч түгел, диде ТР Хөкүмәте башлыгы

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ", Кристина Иванова). Россиянең спорт төбәге булган Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләндерерлек күрсәткеч түгел. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казан IT-паркында узган республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әнә шулай дип белдерде.
“Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының 2011 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар” дигән исем астында узган коллегиядә Россия Олимпия комитеты генераль секретаре, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов төп доклад белән чыгыш ясады. Министрның сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 97 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган, хәзерге вакытта аларның саны 9 меңнән артып китә. Бөтендөнья универсиадасы проекты нигезендә 27 спорт корылмасы сафка баскан.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 1 миллионнан артык татарстанлы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Әлеге күрсәткеч узган ел 3,5 процентка артып, 27 процент чамасы тәшкил иткән. Казанда спорт белән шөгыльләнүчеләр 6 процентка арткан.
Спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны 4,3 процентка үскән. Системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче студентларның саны 47 процентка җиткән. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елга спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 35 процент тәшкил итәргә тиеш.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры хәбәр иткәнчә, 2011 елда Татарстанда Россия һәм халыкара күләмендәге 25 зур ярыш үткәрелгән. Шулай ук 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәштә Казан җиңеп чыккан.
Рафис Борһанов 2011 елда “Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерү” максатчан программасын финанслау күләме 1,02 миллиард сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Тармакта уртача хезмәт хакы 9176 сум тәшкил итә.
Министр ассызыклап үткәнчә, Татарстаннан 11 спорт төре буенча 49 кандидат 2012 елда Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашуга дәгъва кыла.
Рафис Борһанов узган ел Татарстанга килгән туристларның саны 2009 елга караганда 10 процентка артыграк булуы хакында хәбәр итте. Узган ел 9 кунакханә файдалануга тапшырылган, шуның 6 сы – Казанда. Моннан тыш, ТР башкаласында 6 хостел барлыкка килгән.
Докладын тәмамлап, Рафис Борһанов Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү проектын гамәлгә ашыруның төп бурыч булып калуын билгеләп үтте. “Универсиаданың барлык концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча бурычлар билгеләнгән. Әмма хәл ителмәгән мәсьәләләр һәм проблемалар да күп әле”, - диде министр.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек хакында бәян итте.
Владимир Леонов 2013 елгы Универсиада волонтерларын әзерләү эшенең актив рәвештә дәвам итүен билгеләп үтте. Инде бүген үк Уеннар Дирекциясенә 40 илдәге потенциаль волонтерлардан 6,5 мең гариза килгән.
Дирекция башлыгы 2013 елгы Универсиада кунакларын урнаштыруга бәйле мәсьәләнең проблемалы мәсьәлә булып калуын ассызыклады. Уеннар вакытында Казанга 100 меңгә якын турист килер дип көтелә. Моннан тыш, Татарстаннан читтә 30 процент билет сату планлаштырыла.
Коллегиягә нәтиҗә ясап, Илдар Халиков министрлыкка 2013 елгы Универсиада, 2015 елгы спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, шулай ук 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү белән бәйле җитди процесслар кичерергә туры килүен билгеләп үтте.
Илдар Халиковның сүзләренә караганда, спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның 23 проценттан 27 процентка артуы республика өчен җитәрлек түгел. “Бу саннар безне канәгатьләндерми. Өстәвенә, үсешкә, нигездә, студентлар спорты хисабына ирешелгән”, - диде ул.
Илдар Халиков Лондонда узачак Уеннарга максатчан әзерлекне көчәйтү буенча тәкъдимнең кабул ителүен ассызыклады. Министр әйтүенчә, 49 татарстанлы 2012 елда Лондонда узачак Олимпия уеннарында катнашуга дәгъва кыла.
Коллегия тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.