Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас районында эш сәфәре белән булды

Республика парламенты башлыгы Болгар шәһәрендәге 2нче урта мәктәпне һәм яңартылган ял үзәген ачты
(Болгар, 29 декабрь, “Татар-информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Спас районында эш сәфәре белән булды.
Республика парламенты башлыгы 860 укучыга исәпләнгән Болгар шәһәрендәге 2нче урта мәктәпне ачты. Болгардагы 2нче урта гомумбелем бирү мәктәбе 1958 елда төзелгән һәм 1987 елга кадәр сигезьелллык мәктәп буларак эшләгән, соңрак урта гомумбелем бирү мәктәбе итеп үзгәртелгән.
Мәктәп гомуми мәйданы 9 мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән бинада урнашкан. Укыту-тәрбия процессын оештыру өчен яңа мәктәптә барлык шартлар да тудырылган: биредә 40 сыйныф бүлмәсе, китапханә, кышкы бакча бар. Фәрит Мөхәммәтшин техник хезмәт остаханәсен, 180 урынлы ашханәне, ике спорт залын, 15 урынлы информатика бүлмәсен карады. Парламент башлыгы инглиз теле дәресенә дә кереп утырды.
“Тулаем алганда, 2008 ел күп кенә игелекле эшләрне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде. Мине шунысы шатландыра, аны Спас районында яңа мәктәп ачып төгәллибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның сүзләренә караганда, бу – республикадагы иң зур район мәктәпләреннән берсе.
ТР Дәүләт Советы Рәисе кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне дә яңа бинага күчүләре белән котлады, алар да 2нче урта мәктәптә белем алачак. “Хәзер булачак коткаручылар һәм офицерларның уку өчен дә, физик әзерлек узар өчен дә яхшы базасы бар”, - дип ассызыклады ул.
Район хакимияте башлыгы Камил Ногаев сүзләренә караганда, Спас районы өчен мәктәп ачылу – күптән көтелгән вакыйга.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Болгардагы яңартылган ял үзәген ачу тантанасында да катнашты. Искәртеп үтәбез, “Октябрь” кинотеатры бинасында компьютер сыйныфы булган балалар иҗат үзәге, түгәрәкләр үткәрү өчен бүлмәләр, заманча техника белән җиһазландырылган кино залы, никахлашу һәм конференцияләр үткәрү залы урнашачак. “Октябрь” кинотеатрының бинасы үзенең архитектурасы ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да кызыксыну тудыра, - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин. – Болгардагы әлеге яңартылган үзәк шәһәрдә яшәүчеләрнең яраткан урынына әверелер дип өметләнәм”.
“Узып баручы ел безне бик тә шатландырды. Аны уңышлы төгәллибез”, - диде парламент башлыгы. “Яңа ел алды атнасында Татарстанның һәр районында диярлек социаль әһәмияткә ия объектлар ачыла”, - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Спас муниципаль районына эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе район активы һәм “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашуда да катнашты.
Чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев катнашты.