news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Covid-19 пандемиясе сәбәпле төбәкләрнең вәкаләтләрен бер елга озайтты

Алар катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә бюджетлар үтәлешенә кагыла.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәкләрнең коронавирус йогышы пандемиясе аркасында кертелгән кайбер аерым вәкаләтләре 2022 елга озайтылды. Аерым алганда, алар катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә бюджетлар үтәлешенә кагыла. Бүген Россия Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды.

Шулай итеп, субъектлар бюджет кредитларын реструктуризацияләүдән килгән акчаларын Covid-19га каршы көрәшкә һәм аның нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерә алачак.

Моннан тыш, төбәкләр пандемия нәтиҗәләрен кисәтү һәм бетерү белән бәйле чараларда катнашкан оешмаларга субсидияләр бирә ала. Шул ук вакытта әлеге оешмаларның ведомство буйсынуы әһәмияткә ия булмаячак.

Шулай ук закон нигезендә бюджет кредитлары алганда депозитларда акча урнаштыруга чикләүләр бетерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100