Татарстан Президенты Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов бүген Саксония делегациясен дә кабул итәр дип ниятләнә.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә Саксония (ГФР) Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашкан.

Очрашудан фотографияләрне республика башлыгы социаль челтәрдәге үз битләрендә урнаштырган. Соңрак ТР Президенты тулаем Саксония делегациясе белән очрашыр дип көтелә.

Шулай ук Германия кунаклары Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан-Саксония инжиниринг үзәге ачылышында катнашачак. Саксония делегациясе «КАПО-Композит», «ЕлАЗ», «КАМАЗ» компанияләре һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге белән дә танышырга планлаштыра. Делегацияне ТР Премьер-министры Илдар Халиков озата барыр дип фаразлана.