Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Алар ике республика арасындагы элемтәләрне үстерү турында фикер алышты.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин дипломатны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм аңа зур уңышлар теләде. Быелның сентябреннән Казахстан Генераль консулы вазифаларына Ерлан Искаков кереште. Моңа кадәр ул Казахстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы Аппараты җитәкчесе булып эшләгән.

Парламент җитәкчесе Россия-Казахстан хезмәттәшлеге кысаларында Татарстанның һәм Казахстанның элек-электән килгән сәүдә-икътисади, гуманитар, мәдәни һәм парламентара элемтәләре ныгуына басым ясады. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Казахстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклау, шулай ук алга таба парламентара хезмәттәшлекне үстерү мөһимлеген билгеләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясе белән Казахстан халыклары ассамблеясе арасындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсен кызыклы дип атады. Узара килешүгә 2010 елның февралендә кул куелган. Фәрит Мөхәммәтшин Ерлан Искаковка расланган документ кысаларында эшне активлаштыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Дәүләт Советы Рәисе Казахстанның яңа Генераль консулын алтынчы чакырылыш республика парламентының 25 нче утырышында катнашырга чакырды. Анда ТР Президентының Дәүләт Советына юлламасы яңгыраячак.

Ерлан Искаков билгеләп үткәнчә, Казанда консуллыкның дипломатик эше өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул республика җитәкчелегенә зур игътибар өчен рәхмәт әйтеп уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын белдерде.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылган. Консул округы Идел буе федераль округының 12 төбәген үз эченә ала.