М.Шәймиев: “Болгарда зур эшләр башкарылды, әмма чын төзекләндерү эшләренә кадәр ерак әле”

Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Болгар музей–тыюлыгында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре белән танышты

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Халитова). Болгар дәүләт тарих–мәдәният музей-тыюлыгы территориясендә киң күләмле төзелеш һәм торгызу эшләре башлануга биш ай узды. Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев фикеренчә, төзелеш темплары яхшы бара.
Минтимер Шәймиев музей-тыюлык территориясендә соңгы тапкыр 4 августта булган иде. Ике ай тирәсе вакыт үткән, ул вакытта эшләр гөрләп бара иде, хәзер биредә эш көннән көн катлаулана. “Гади мәсьәләләрне хәл итүдән катлаулыракка күчәбез, әмма чын төзекләндерү эшләренә кадәр ерак әле”, дип белдерде Дәүләт киңәшчесе.
ТР Дәүләт киңәшчесе “Татарстанның мәдәни мираслары: Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау – шәһәрчеге” комплекслы проектын чынга ашыру кысаларында торгызыла һәм төзелә торган объектларны карауны мәчет комплексыннан башлады. Хәзерге вакытта биредә нигез чокыры әзерлиләр.
М.Шәймиев Икмәк музее териториясендәге эш барышы белән дә кәнәгать калды. “Баш инспектор”ны барысы да кызыксындырды.
М.Шәймиевнең Болгарга эш сәфәре Борынгы шәһәрдә төзекләндерү эшләрен карау белән төгәлләнде. Әлегә һава торышы яхшы тору нәтиҗәсендә эшләр тулы көченә бара. “Эш артканнан арта – финанслау күләме, эш күләме, капитал кертү буенча да. Без моның шулай булачагын фаразлаган идек, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт киңәшчесе. – Көзге-кышкы чорда проект эшләрен тәмамларга, ә хәзер төзекләндерелә торган объектларны саклап калырга тырышырга кирәк”.
ТРның беренче Президенты фикеренчә, бу яктан Свияжскта күп нәрсә сакланган, ә биредә күп нәрсә югалган, шуңа күрә төзекләндерүдә аерма бар.
Болгар шәһәре территориясе 400 га тәшкил итә, бары тик 3 проценты гына казылган. М.Шәймиев сүзләренчә, галимнәр казу эшләре алып барырга мөмкин булган урыннарны күрсәтергә тиеш.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевне эш сәфәрендә ТР Президенты Аппараты җитәкче урынбасары – Дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Болгар дәүләт тарих–архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаил Мәхмүтов, проект җитәкчеләре һәм объектлар подрядчылары озатып йөрде.