Рөстәм Миңнеханов Кельн шәһәренең үзәк стадионын карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре барышында Кельн шәһәренең үзәк стадионы белән танышты
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре барышында Кельн шәһәренең үзәк стадионы белән танышты. 46 мең тамашачыга исәпләнгән стадионны илнең GMP архитектура-дизайнер компаниясе төзегән. Әлеге компания исәбендә зур төзелеш объектлары шактый, алар арасында Берлиндагы Олимпия стадионы, Кельндагы «РейнЭнерджи» футбол стадионы, шулай ук Шеньчжендагы (Кытай) күргәзмә һәм конгресс үзәкләре бар.
ТР Хөкүмәте башлыгы Кельндагы үзәк стадионны Казанның спорт инфраструктурасын үстерү перспективаларын билгеләү һәм 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында стадион төзү өчен туры килерлек проектны сайлау өчен карады.
ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, Кельнга сәфәр GMP архитектура-дизайнер компаниясе чакыруы буенча оештырылган. ТР Хөкүмәт башлыгын әлеге сәфәрдә Казан мэры Илсур Метшин озатып йөргән.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Ганноверның Күргәзмәләр үзәгендә ачылган "IAA Nutzfahrzeuge 2008" 62нче йөк һәм коммерция автомобильләре күргәзмәсендә дә булган. Әлеге күргәзмә ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм автомобиль сәнәгатенең авыр йөк машиналары, шәһәр автобуслары, махсус техника өлкәсендәге яңалыкларын күрсәтә.
Күргәзмә кысаларында Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы «Кнорр-Бремзе», «Цандар Фабрик» (ZF), «Федерал Могул» һәм «Даймлер Трак» компанияләре башлыклары белән очрашты.
Ганноверда узган очрашуларда “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, “Тройка Диалог” компанияләр төркеме идарәче директоры Сергей Скворцов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.