420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Замбези елгасы» зоопаркын бәяләде. Бүгенге көндә аның территориясендә төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Якын арада хайваннарны урнаштыра башлаячаклар.
«Моның белән генә без эшне тәмамламыйбыз әле. Безнең иске, тарихи өлешебез бар, без аны да кунаклар канәгать булсын һәм, иң мөһиме, безнең республика һәм аның башкаласы халкы һәрвакыт әлеге объект белән горурлана алсын өчен шундый хәлгә китерәчәкбез», – диде Татарстан Президенты.
Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов сүзләренчә, яңа территория ел ахырына кадәр ачылачак. «Зоопарк 7 гектарга якын мәйданны били һәм ул тулысынча Африкага багышланган. Бу безнең фишка – Россия территориясендә Африканың мондый мәйданчыклары юк», - диде ул.