news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Сәүдә-сәнәгать палатасының бизнеска ярдәме нәтиҗәле булды

Татарстан Президенты күп кенә кече бизнес предприятиеләре ябылу алдында торганда, сәүдә палаталары вазгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләрен хәл иткәнен искәртте.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәүдә-сәнәгать палатасының пандемия шартларында бизнес һәм дәүләт арасында бәйләнешләр коралы буларак нәтиҗәле эшен күрсәткәнен әйтте. Бу хакта ул Kazan Summit 2021 дә сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара хезмәттәшлегенә багышланган пленар дискуссиядә әйтте.

«Сәүдә-сәнәгать палаталары еш кына яңа икътисади проектларның инициаторы булып тора. Алар эшмәкәрлеккә ярдәм мәсьәләләре буенча бизнес һәм хакимият диалогында мөһим роль уйный», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул пандемия чорында ашыгыч ярдәм чаралары турында бизнес сорауларын, мөрәҗәгатьләрен координацияләү эше сәүдә-сәнәгать палаталары өстендә булуын әйтте.

Президент күп кенә кече бизнес предприятиеләре ябылу алдында торганда, сәүдә палаталары вазгыятьне тотрыкландыру мәсьәләләрен хәл иткәнен искәртте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, төп эше белән беррәттән, республиканың сәүдә палатасы яшьләр белән актив эш алып бара. «Республиканң тышкы икътисади эшчәнлеген үстерү буенча да палатаның роле зур. Ул безнең бизнесны дөньякүләм хуҗалык субъектлары системасына кертергә булыша, экспортка ярдәм итә», — диде Президент.

Ул Татарстанга башка партнер илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталарының уңышлы тәҗрибәсе дә кызык булуын искәртте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100