Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: ТР Төркия партнерлары белән уртак проектларга карата кызыксыну белдерә
Төркия – Татарстанның төп тышкы икътисади партнерларыннан берсе.
(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Төркия партнерлары белән уртак проектларны гамәлгә ашыруга карата кызыксыну белдерә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең сәүдә министры Мәхмәт Муш белән очрашу вакытында шулай дип белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов 2021 елның июнендә Татарстан делегациясенең Әнкарага сәфәрен оештырган өчен министрга рәхмәт белдерде.
«KazanSummit 2021 Халыкара икътисади саммитында катнашканыгыз өчен рәхмәт. Форум Россиянең ислам дөньясы белән икътисади хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итә. Бүгенге көндә бу илебез алдында торган өстенлекле бурыч», - дип искәртте ул.
ТР Президенты сүзләренчә, Төркия – Татарстанның төп тышкы икътисади партнерларыннан берсе. Ул төбәк икътисадына 2 миллиард долларга якын акча керткән.
«Безнең республика Төркия бизнесының Татарстанда үз икътисади проектларын киңәйтүенә карата кызыксыну белдерә. Без исә үзебезнең тарафтан Төркия инвесторлары алга таба да актив эшчәнлек алып барсын өчен тиешле барлык шартларны да тудырачакбыз», - диде Президент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз