news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин: Россиядә Covid-19 вирусы белән яңа зарарлану очраклары саны ике тапкыр кимеде

Россия Президенты санитар-эпидемиологик хәл буенча киңәшмә үткәрде.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус таралуга бәйле вазгыять тотрыклыланды, әмма уйланылмаган гамәлләр авыруның яңа дулкынын китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. 

«Июнь һәм июль айларында Россиядә коронавирус белән зарарлану акрынлап кими бара. Оператив мәгълүматларга караганда, хәзер ачыкланган яңа очраклар саны май ае белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Шул ук вакытта хәл катлаулы булып кала һәм теләсә кайсы якка чайкалырга мөмкин, шуңа күрә табибларның киңәшләрен оныту өчен бернинди сәбәп тә юк», — диде Путин санитар-эпидемиологик хәл буенча киңәшмәдә.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, тулаем ил буенча вазгыять тотрыклылана, төбәкләр әкренләп үз-үзләрен чикләү режимыннан чыга, эшлекле активлык торгызыла. «Бу эшне дәвам итәргә мөмкин һәм кирәк тә, әмма, белгечләрнең киңәшләренә таянып, карарларны уйлап  кабул итәргә кирәк», — дип искәртте Путин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100