ТР Президенты законнарга кул куйды

Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Тукай муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территориясе чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы”, “Чирмешән муниципаль районы һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территориясе чикләрен һәм муниципаль берәмлек статусын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләре үзгәрү турындагы”, “Физкультура һәм спорт” Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 12 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турындагы”, “Гражданнарның сәламәтлеген саклау турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы” законнарга кул куйды.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.