Татарстан ^Президенты Минтимер Шәймиев Зәй районында авыл хуҗалыгы проблемалары буенча семинар-киңәшмәдә катнаша

Татарстан ^Президенты Минтимер Шәймиев Зәй районында авыл хуҗалыгы проблемалары буенча семинар-киңәшмәдә катнаша

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бу минутларда Зәй районының "Зәй шикәре" ҖЧҖнең "Ватан" хуҗалыгы базасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында заманча технологияләр нигезендә авыл хуҗалыгы производствосы үсеше, 2005 ел уңышын җыеп алуга әзерлек мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе бара.

Киңәшмәдә республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, шәһәр һәм район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм производство, агросәнәнәгать комплексының республика бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша.

Көннең икенче яртысында Зәй районының "Октябрь" Мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә республиканың авыл хуҗалыгы производствосы үсешенең актуаль проблемалары буенча фикер алышу дәвам итәчәк.