news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов күлләр экотернәкләндерү нәтиҗәләре белән танышты

Татарстан Президенты Казандагы иң матур күлләрнең берсендә көймәдә йөрде.

Рөстәм Миңнеханов күлләр экотернәкләндерү нәтиҗәләре белән танышты
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аккош күле Казан урман паркында булды. Күлләр системасын экотернәкләндерү нәтиҗәләре һәм территорияләрне төзекләндерү белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесенә паркта кибеп баручы Кече Аккош күлен чистартып, элек югалган ике күлне торгызулары турында сөйләделәр. Эшләр барышында күлләрнең төбен 4-5 метр тирәнәйттеләр, ә су китмәсен өчен, бентонит балчыктан өч катлы экран түшәделәр. Күлләрне су белән тутыру өчен суырту станциясе төзелде.

«Татарстан Президенты күлләрне биотехник тернәкләндерүгә студентларны җәлеп итәргә тәкъдим итте», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. 

Урман паркында булганда ТР Президенты озатып йөрүче кешеләр белән бергә көймәдә йөрде. ТР Президентына җәй көне күлләрнең променадлар, пикник зоналары, прокат пунктлары һәм туклану павильоннары булган пляж ялы үзәгенә әйләнәчәге турында сөйләделәр. Коры Аккош күле үзенең чаралар календаре белән фестиваль мәйданчыгына әвереләчәк.

Урман паркының зур өлеше шәһәр урманы буларак эшләячәк, бу исә әйләнә-тирә мохиткә минималь йогынты ясый дигән сүз. Паркны төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100