М.Шәймиев:“Муниципалитет җитәкчеләреннән ныклы ихтыяр көче, зур тырышлык таләп ителә”

Президент белдергәнчә, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен сайлау системасы үзенең яшәргә сәләтле булуын тулысынча раслады
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре сайланып куела һәм ул алга таба да шулай дәвам итәчәк. Бу система үзенең яшәргә сәләтле булуын тулысынча раслады. Хакимият һәр көн үз кагыйдәләрен үзгәрткәндә хакимият була алмый. Бүгенге катлаулы чорда муниципалитетлар җитәкчеләреннән ныклы характер, ихтыяр көче, тагын да зур тырышлык һәм сәламәтлек таләп ителә”. Бүген ТР Муниципаль берәмлекләр советының “Пирамида”да узган IV съездында Президент Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде.

Съездның көн тәртибенә 3 мәсьәлә чыгарылган иде. Төп мәсьәлә - ТР Муниципаль берәмлекләр советының 2008 елдагы эшчәнлеге хакында хисабы булды. Республикада муниципалитетлар җитәкчеләренең бүгенге составы 2005 елның октябрендә сайланган иде. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, Чирмешән районы хакимияте башлыгы Минсәгыйть Шакиров белдергәнчә, җирле үзидарәләргә беренче сайлаулардан алып узган вакыт эчендә күп эшләр башкарылган. Бүген һәр муниципаль берәмлек территориясе билгеләнгән, алар арасындагы чикләр тәгаенләнеп, расланган, федераль һәм республика дәрәҗәсендә алар эшчәнлеге өчен кирәкле норматив актлар кабул ителгән. Бюджетара мөнәсәбәтләрнең дә анык системасы эшләнгән. Соңгы бер ел эчендә Муниципаль берәмлекләр советы эшчәнлеге аеруча актуаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән. Аерым алганда, рәсмиләштерелмәгән җирләрне әйләнешкә кертеп өстәмә керем алу мәсьәләсе җайга салына башлаган. Бер ел эчендә муниципалитетларда файдаланмый яткан 130 мең гектардан артык җирләр муниципаль милеккә күчерелгән. Минсәгыйть Шакиров белдергәнчә, еллык съездларда алга куела торган бурычларның күбесе бер ел вакыт белән генә чикләнми. Җитештерү көчләрен урнаштыру шуларның берсе. Муниципаль берәмлекләр советы Икътисад министрлыгы бу юнәлештә җитди адымнар ясаса да, аның җитәрлек булмавын искәртә. Совет ТР Хөкүмәте каршында бу мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләр вәкилләрен дә берләштергән комиссия төзү тәкъдиме белән чыкты.

Яңа сайлауларга елдан артык вакыт калып бара. “Муниципаль берәмлекләр башлыклары эшчәнлегенә төрле дәрәҗәдә бәя бирелә. Ләкин иң объектив бәяне сайлаулар кампаниясендә халык бирә”, -ди Минсәгыйть Шакиров. Бу сайлаулар катлаулы вәзгыять шартларында узуы белән аерылып торачак. Аның фикеренчә, муницпалитет җитәкчеләре 2005 елда үз төбәкләре халкына бирелгән вәгъдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлгәненә хисап бирергә тиеш. “2009 елның мартында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар, республика халкының дәүләт һәм җирле хакимият органнарына зур ышанычы булуын күрсәтте. Дөньякүләм икътисади кризис безгә ерак булып күренсә дә, ул яшәешнең төрле өлкәләрендә үзенең сизелерлек йогынтысын ясады. Муниципалитет җитәкчеләре кризистан зыян күргән гражданнар белән мөнәсәбәтнең төп авырлыгы җирле хакимияткә төшәсен яхшы аңлый. Шул шартларда барлык хезмәтләрнең ныклы җайга салынган эшчәнлеге таләп ителә. Башкара алмаган эшләрне кризиска сылтау сәбәп була алмый. Зарланып, кулдан эш төшереп яши торган чак түгел. Киресенчә, ышанычны сакларга кирәк”, -ди совет рәисе.

Республика бюджеты үтәлешенә кризис сизелерлек йогынты ясаса да, җирле бюджетларның хәле яхшырак. Президент Минтимер Шәймиев тә муниципаль берәмлекләр кризистан күпкә якланган дип саный. Әмма шул ук вакытта ул муниципалитетлар җирдән нәтиҗәле файдаланмый дип исәпли. Президент кайбер җирле җитәкчеләрнең сайлауларны 2011 елның маена күчерү турындагы тәкъдимнәрен хупламады. Аның фикеренчә, вакытны күчерү өчен сәбәп юк. Ул бу сайлауларның үз вакытында тагын да яхшырак нәтиҗәләр белән узар, дигән ышаныч белдерде.