Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Премьер-министры белән очрашты

Татарстанда Абдулла Арипов Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Татарстанда Абдулла Арипов Евразия хөкүмәтара советы утырышында катнашачак.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Үзбәкстанның тышкы сәүдә әйләнеше 156,5 млн долларга җиткән, күбесенчә экспорт (127 млн доллар).

«Хәзер бездә хезмәт ресурсларына ихтыяҗ зур», - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда. Ул һөнәри әзерлек мәсьәләләренә, шул исәптән ресурс үзәкләре базасына аерым тукталды. Аның сүзләренчә, төзелеш тармагы аеруча актуаль.

Абдулла Арипов Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиев исеменнән сәлам тапшырды. «Рөстәм Нургалиевич безнең өчен һәрвакыт иң кадерле кунак һәм мин аны каршыларга һәрвакыт әзер», - дип җиткерде ул аның сүзләрен.