Рөстәм Миңнеханов Тукай районында терлекчелек комплексын һәм балалар бакчасын карады

Татарстан Президенты язгы кыр эшләре барышы белән танышты һәм аграрийлар белән аралашты.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районында «Гигант» ҖЧҖенең 500 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексын һәм Әҗмәкәй авылында төзелә торган балалар бакчасын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гигант» компаниясенең терлекчелек комплексы узган елның маенда төзелә башлады, ә быелның башында аны файдалануга тапшырдылар. 5 мең кв.метр мәйданда 500 баш эре мөгезле терлек комплексы һәм сөт блогы урнашкан. Терлекчелектән тыш, «Гигант» агрофирмасы да игенчелек белән дә шөгыльләнә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановка Тукай районының Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасы бинасы төзелеше турында сөйләделәр. Аны агымдагы елның июлендә тапшырырга ниятлиләр. Анда алты төркем, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек, кер юу, медицина блоклары, белгечләр кабинетлары, төрле яшьтәге балалар өчен алты уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы һәм төрле кече архитектура формалары урнашачак.

Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 140 балага исәпләнгән. Хәзер Яңа Әҗмәкәй авыл җирлегендә эшли торган балалар бакчасына өч яшьлек һәм өлкәнрәк 100 бала йөри, өстәвенә, ул 95 балага гына исәпләнгән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Тукай районына эш сәфәре барышында муниципалитет кырларында язгы кыр эшләре кампаниясенең барышы белән танышты, шулай ук механизаторлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән аралашты.