ТР Президенты мэрга "Салават Күпере" һәм "М-14" торак йортларын контрольдә тотарга кушты

Киләсе атнада (5-7 май) "Салават Күпере"ндә "10-5" йортны тапшыру планлаштырыла, шулай ук "М-14" объектында да төзү эшләре тәмамланып килә.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Бу атнада икееллык модернизацияләү, ягъни 2017 – 2018 елларда шәһәр һәм муниципаль районнардагы хастаханәләрне төзекләндерү программасы кабул ителде.  Барлыгы 197 сәламәтлек саклау объектын карау планлаштырыла, дип искәртте бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, профильле министрлыклар һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан республикасы Президенты подряд оешмаларын сайлауга җитди карарга кушты. Шулай ук алып барылган эшләрне даими контрольдә тотарга кирәклеген әйтте. Ул кисәткәнчә, "һәр объект бик катгый кабул ителәчәк".

"Әлеге оешмалар социаль мөһим функцияләрне башкара. Программа медицина хезмәте алучы 3 млн. кешегә кагылачак”, – диде ТР Президенты.

2017 елда Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттәге 75 хастаханәдә капиталь төзекләндерү булачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Салават Күпере" һәм "М-14" торак йортларын тапшыруның катгый сроклары турында искә төшерде. ТР Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, киләсе атнада "Салават Күпере"ндә 10-5 кварталда урнашкан йортны тапшыру планлаштырыла (5 – 7 май). Шулай ук М-14 объектында да төзү эшләре тәмамланып килә.

Видеоэлемтә буенча Татарстан Республикасы Президенты Казан мэры Илсур Метшин белән сөйләште. "Халыктан бу комплекслар буенча мөрәҗәгать күп килә. Шуңа күрә көн саен төзелеш мәйданчыкларына барырга кирәк, эш барышын контрольдә тоту мөһим. Тапшыру буенча бернинди каршылыклар да булырга тиеш түгел: акча да бар, барысы да бар. Онытмагыз халык белән аралашырга, конкрет йортлар буенча хәлне аңлатырга кирәк ", – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш республика башлыгы бүген юл эшләренең актив фазасы башлануына игътибар итте. "Барлык технологик процесслар: сыйфатлы материаллар, тыгызлык, температура режимы үтәлсен, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.