Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевны олы бүләк алуы белән котлады

Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәүләт киңәшчесенә, Россиянең Хезмәт Герое исемен алу уңаеннан, котлау телеграммасы юллаган.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, “Россиянең Хезмәт Герое” дигән дәрәҗәле исем алуы уңаеннан, күпсанлы котлаулар килде. Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин Минтимер Шаймиевны олы бүләк алу уңаеннан тәбрикләп, аңа телеграмма юллаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Әлеге мактаулы дәрәҗәне алу - Республика һәм Россиянең иминлеге хакына куйган тырышлыкларыгызның нәтиҗәсе ул, - дип башлана котлау юлламасы. - Ватаныбыз Татарстан һәм туган илебезгә чиксез мәхәббәт, халкыбызга карата тугрылык, зирәклек, тоемлау сәләте - бу бары тик олы сәясәтчегә генә хас булган сыйфатлар һәм Сез аларга ия. Диннәр һәм милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклаучы, Татарстаннның тынычлыгы сагында торучы, аның рухи мирасын торгызучысы - Сезнең республика өчен кылган хезмәтләрегезне бәяләп бетереп булмый.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Мин Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телим. Аллаһы Тәгалә башлап җибәрелгән барлык эшләрегезгә уңышлар насыйп итсен, изге ниятләрегездә ярдәм итеп торсын!”, - дигән теләкләрен җиткерә Камил хәзрәт Сәмигуллин Минтимер Шәймиевка үзенең котлау юлламасында.