И.Халиков: “Татарстан җитәкчелеге Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксына”

ТР Премьер-министры Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге җыелышында катнашты

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксына. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан фәнни үзәге җыелышында белдерде.
Казан фәнни үзәге президиумы эше турындагы доклад белән фәнни үзәк рәисе академик Олег Синяшин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Казан фәнни үзәгенә кергән институт галимнәре Россия һәм чит ил фәнни даирәсендәтанылгшан югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
Казанского федераль университеты ректоры Илшат Гафуров Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген фәнни эшчәнлектә активрак хезмәттәшлек итәргә чакырды. И.Гафуров билгеләп үткәнчә, Казан фәнни үзәге белән КФУ көндәшләр түгел, партнерлар буларак Татарстан икътисадына эшләргә тиеш.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җыелышта ясаган чыгышында республика җитәкчелегенең Казан фәнни үзәге үсеше белән кызыксынуын белдерде. “ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәте Татарстан Республикасында урнашкан Казан фәнни үзәгенә битараф була алмый”, - дип белдерде И.Халиков.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, бүген ул О.Синяшинның докладында әйтелгән кайбер проектларга игътибар иткән. “Күп кенә кызыклы проектлар булу күңелле хәл. Аларның эре предприятиеләргә актив кертелмәве безнең җитәрлек дәрәҗәдә уртак эш алып бармавыбызда”, - дип саный Илдар Халиков.
ТР Премьер-министры Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге галимнәрен фәнгә бүленеп бирелә торган акча өчен актив көрәшергә чакырды. “Хәзер фән үсеше өчен акча пәйда булды. Фондлар, грантлар, махсус программалар бар. Акча болай гына бирелми, аны алуга ирешергә кирәк, әмма ул бар, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. – Бу юнәлештә барлык институтларга эшләргә, программаларны тәкъдим итәргә, эшләнмәләрне ничек кулланып булуын күрсәтергә кирәк.
Аның фикеренә караганда, Казан фәнни үзәге каршында торган хуҗалык мәсьәләләре хәл итәрлек, республика җитәкчелеге ярдәм итәргә әзер. “Фәнни үзәктә эчке элемтәгә кагылышлы мәсьәләләр бар. Аны сыйфатлы бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков йомгаклау сүзендә Казан фәнни үзәгенең уңышлы киләчәгенә ышаныч белдерде. “Үзәкнең яхшы проектлары бар. Яхшы перспективалар, зур теләк бар. Сезгә планнарыгызны чынга ашыруны телим, ә без ТР Хөкүмәте, ТР Президенты ягыннан Казан фәнни үзәгенә ярдәм иттек һәм киләчәктә дә теләктәшлек итәргә әзер”, - дип белдерде җыелышта Татарстан Премьер-министры, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.