news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты һәм Куйбышев тимер юллары башлыгы хезмәттәшлек турында сөйләште

Яклар очрашуда Татарстанда 2019 елда Куйбышев тимер юлы эшчәнлеге йомгаклары һәм киләчәктә тимер юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Президенты һәм Куйбышев тимер юллары башлыгы хезмәттәшлек турында сөйләште
tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юллары — «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Рәшид Сәйбаталов белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында тимер юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Куйбышев тимер юллары ел саен республикада 14 млн тонналап йөк ташый. Төп йөкләр — нефть һәм нефть продуктлары, ашлык, метал ватыклары, төзелеш йөкләре һәм ашламалар. Республикада Куйбышев тимер юлы озынлыгы 849 км тәшкил итә.

«Россия Президенты икътисади үсешне тәэмин итү буенча җитди бурычлар куйды. Республикада инвестицион проектлар кысаларында яңа җитештерүләр төзү, продукция күләмнәрен арттыру карала. Шуңа күрә торба үткәргечләр аша, тимер юллар аша никадәр йөк җибәрәчәгебезне төгәл аңларга тиешбез», — диде Татарстан Президенты.

Рәшид Сәйбаталов хәбәр иткәнчә, үткән ел республика территориясендә йөкләр төяп җибәрү 14,3 млн тоннага җиткән. Уртача сроктагы инвестицион программа 645 млн сум күләмендә үтәлгән, бу үткән елның шушы чорына карата ике мәртәбә артык. Татарстан территориясендәге тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 42,6 мең сум тәшкил иткән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100