news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов спорт объектларын ремонтлау өчен финанслауны арттырырга кушты

Татарстан Президенты Хөкүмәткә биш еллык капиталь ремонт программасын төзергә йөкләмә бирде, аңа йөздән артык спорт объекты керәчәк.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт объектларын капиталь ремонтлау өчен финанслауны быел 150 млн сумнан 500 млн сумга кадәр арттырырга кушты. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич республикада спорт объектларын капиталь ремонтлауны финанслау күләмен арттырырга кушты. Быел бу максатларга 150 млн сум планлаштырылган иде. Президент карары белән бу сумма 500 млн сумга кадәр арттырылды», — дип хәбәр итте Галимова.

Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә капиталь ремонт буенча, бу елны да кертеп, ел саен шундый ук финанслау суммасы белән биш еллык программаны формалаштырырга кушты. Бу акчага бөтен Татарстан буенча йөздән артык объектны тәртипкә китерү планлаштырыла.

Программага 1999 елда яки элегрәк төзелгән һәм 2008 елдан бирле ремонт күрмәгән объектлар эләгәчәк. Шул ук вакытта бинаның искерүе 45 проценттан арткан булырга тиеш, диде Галимова «Татар-информ» корреспондентының соравына җавап биреп.

Узган ел Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт буенча икенче республика программасын анонслаган иде. Ул балалар сәламәтләндерү лагерьларына кагыла, аларны яңартуга 7 млрд сум бүлеп бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100