Татарстан Президенты Әзербайҗан гадәттән тыш хәлләр министры белән очрашты

Очрашу Казан Кремлендә узды

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры генерал-полковник Кәмаледдин Гейдаров белән очрашты.
Казан Кремлендә узган очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Әзербайҗан Республикасы ягыннан Әзербайҗан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Рафаил Мирзоев катнашты.
Очрашуда Татарстан һәм Әзербайҗанның төрле өлкәләрдә, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өлкәсендә алдагы хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Әлеге структураларның эшчәнлек өлкәсе – иң куркыныч һәм җаваплы өлкәләрнең берсе, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм үзара тәҗрибә алмашу, яңа алымнар һәм технологияләр белән танышу Татарстан һәм Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары белгечләре өчен бик файдалы булачак. Ул Әзербайҗан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясенең әлеге визиты ике якка да файдалы хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерде.
ТР Президенты шулай ук 2011 елның 1-2 мартында Бакуга эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан делегациясен җылы кабул иткәннәре өчен Әзербайҗан Республикасы делегациясенә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Искәртеп узабыз, Әзербайҗан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы делегациясе Казанга өч көнлек визит белән килде, аның барышында кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркта, Казан вертолет заводында булды, шулай ук Кама аръягы предприятиеләре – “КАМАЗ” ААҖ, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.