Рөстәм Миңнеханов ТР Президентының куркынычсызлык хезмәтен 20 еллыгы белән котлады

ТР Президентының куркынычсызлык хезмәте – куәтле структура ул, аның көче белән республикадагы югары вазифаи затларның иминлеге тәэмин ителә

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентының куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләрне ведомство оешуның 20 еллыгы белән котлады. Әлеге датага багышланган тантаналы чара Казанның “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
ТР Президентының куркынычсызлык хезмәте – куәтле структура ул, аның көче белән республикадагы югары вазифаи затларның иминлеге, шулай ук халыкара, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда куркынычсызлык тәэмин ителә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларны сәламләп.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, әлеге ведомство республика белән бергә туа, Татарстан җитәкчелеге куркынычсызлык хезмәте алдына куйган бурычларны уңышлы үтәп, аның белән бергә үсә һәм камилләшә.
Бүген куркынычсызлык хезмәтен оештыру турында карар кабул иткән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә дөрес бәя бирергә кирәк, дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Ул ведомство оешуның чишмә башында торучыларга, биредә эшләп китүчеләргә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, әлеге ведомство республика өчен кадрлар әзерләү урыны да – бүгенге көндә куркынычсызлык хезмәтенең элеккеге хезмәткәрләре Татарстан министрлыкларында, ТР Президенты аппаратында һәм ТР Министрлар Кабинеты структурасында җаваплы вазифалар били.
Илнең беренче затлары катнашындагы, халыкара дәрәҗәдәге, шул исәптән спорт, мәдәни чараларны уңышлы үткәрүдә куркынычсызлык хезмәте белгечләренең хезмәте гаять зур, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләргә нинди катлаулы бурычларны хәл итәргә туры киләчәген һәрвакытта да күз алдына китерү мөмкин түгел. Без сезнең хезмәтегезне югары бәялибез, диде ул, куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык хезмәте белгечләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, ведомствоның алга таба үсеш кичерүен һәм чәчәк атуын теләде, аннары алдынгы хезмәткәрләргә һәм куркынычсызлык хезмәтенең бөтен коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды. Куркынычсызлык хезмәте белгечләренә Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков та тапшырды.
Куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләрне Татарстанның беренче Президенты – ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә котлады һәм ТР Президентының Куркынычсызлык хезмәте коллективына ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды (“Яңарыш” фонды) исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Соңыннан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Салават Фәтхетдинов, балалар хореография ансамбльләре һәм “Голубые береты” төркеме катнашында концерт булды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.