ТР Президенты Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә дәүләт бүләкләре тапшырды

Тантана әлеге министрлык оешуның 20 еллыгы уңаеннан үткәрелде
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә әлеге министрлык оешуның 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада катнашты.

Узган җәйнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре, шушы системада эшләүче хезмәткәрләр өчен бик катлаулы булуын, тирә-як төбәкләрдә янгыннар дөрләгән мәлдә техноген куркынычлы Татарстан территориясендә тотрыклы яхшы вазгыять саклануын искәртеп, ТР Президенты, куркыныч килгәндә сез – безнең ярдәмчеләребез, коткаручыларыбыз, бер йодрык булып берләшеп эшләдек, һәркайсыгызга олы рәхмәт белдерәм, диде. “Янгын чыгып, 2 сәгать эчендә аңа киртә куелмаса, тәүлек эчендә сүндереп өлгереп булмаса, көч җыйган янгынны самолетлар белән дә тиз генә сүндереп булмый – сез моны яхшы беләсез. Хезмәтегез бик куркыныч, шул исәптән кешеләр үлеме белән бәйле, югалткан коллегаларыгыз бар... Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 20 еллыгы һәм якынлашып килгән Яңа ел белән тәбрик итеп, һәрберегезгә иминлек, сәламәтлек телим”, - диде Р.Миңнеханов чыгышында һәм киләсе ел быелгысыннан уңайрак килсен иде дип теләде.

ТР Президенты Указы белән, Татарстанның атказанган коткаручысы һәм атказанган табибы дигән мактаулы исемнәр бирелгән, ТР Президентының Рәхмәт хатына ия булганнарны хөрмәтләгәннән соң, Президент ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәт отрядларына өр-яңа 9 махсус автотехника – төрле маркалы 6 берәмлек автоцистерна, 2 “FIAT DUCATO” микроавтобусы, 1 автобаскыч ачкычлары тапшырды – болар ТР Хөкүмәтенең Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 20 ел тулу һәм Коткаручы көне уңаеннан әзерләгән бүләге. Баш идарә ишегалдында, әлеге техникалар белән беррәттән, тагын Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге исеменнән үзәкләштереп китертелгән автоцистерна, төтен бетергеч, тагын элемтә һәм яктырткыч 1әр автомобиль куелган иде. Шул рәвешле, Татарстан янгын сүндерүчеләре хезмәттә кирәк булган 12 берәмлек яңа техникага баеды.

ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, 9 декабрь көнне Мәскәүдә безнең идарәгә, үзебезнең министрлык буенча иң яхшы Баш идарә буларак, күчмә вымпел тапшырылды – бу безнең өчен ил күләмендә зур дәрәҗә дә, зур җаваплылык та, дип белдерде. “Хезмәткә күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз, шулай да, өлкән һәм зур тәҗрибәле хезмәткәрләрдән башка булмый”, - диде министр һәм ведомство бәйрәме белән котлады.

Очрашу соңында Р.Хәбибуллин, җәмгыятьтә тыныч вазгыять саклануда, хезмәтебезнең эшен халыкка җиткерүдә массакүләм мәгълүмат чараларының өлеше зур, дип, “Ут һәм кешеләр”/”Огонь и люди” республика конкурсында җиңүчеләрне котлап, аларга 4 номинациядә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Интернет-басмаларда иң яхшы мәгълүмати материаллар буенча беренче урынга лаек булган “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе Артур Еникеев та бар.

Янгынчылык-гамәли спортта зур уңышларга ирешкән яшь спортчылар да ведомство бүләкләре – Рәхмәт хаты, дипломнар һәм акчалата премияләр белән билгеләп үтелде.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендәге тантаналы чарада ТР Куркынычсызлык советы сәркатибе Валерий Власов, офицерлар, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар катнашты.